Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Җәмгыять

2026 ел башыннан Россия Социаль фонд бүлеге бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиеләргә 36 миллион сумнан артык акча җибәргән

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие теркәлгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен 1 февральдән индексацияләнә.

   Күләме 28 450 сум тәшкил иткән  әлеге төр  түләү Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан ата-аналарның берсенә бирелә. Ел башыннан 20 298 гаилә әлеге ярдәм чарасыннан файдаланган инде.

  Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие теркәлгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен 1 февральдән индексацияләнә.  Ата-ана район коэффициентлары кулланыла торган территориядә эшләгән очракта, түләү аларны исәпкә алып башкарыла.

     Эшләүче ата-аналарга пособие гариза тапшырмыйча  гына -  ЗАГСның бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары  һәм эш бирүче белешмәләре нигезендә рәсмиләштерелә. Түләү баланың тууын дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүмат кергәннән  соң 10 эш көне аралыгында күчерелә. Акчалар банкка күчерелә яки почта бүлеге аша килә.

     Эшләмәүче ата-аналар гаризаны мөстәкыйль рәвештә үзләре тапшыра. Моны бала туган көннән алып 6 айдан да соңга калмыйча "Дәүләт хезмәтләре" порталы, Социаль фонд яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәте аша эшләргә кирәк. Түләү билгеләү турындагы карар гаризаны теркәгәннән соң 10 эш көне дәвамында кабул ителә. Акча  5 эш көне дәвамында күчерелә.

   "Бала туу - мөһим вакыйга, һәм дәүләт бу чорда гаиләгә мөмкин булган кадәр тиз  ярдәм итәргә омтыла. Эшләүче ата-аналар өчен пособиене автомат рәвештә рәсмиләштерү –ата-аналарның вакытларын  формальлеккә азрак,  сабыйлар турында кайгыртуга күбрәк юнәлтсеннәр өчен  ясаган адымнарның берсе,” - дип өстәде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Чыганак: Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев