Балалы гаиләләр өчен июль түләүләре һәм пособиеләр  3 һәм 5 август  көннәрендә  күчереләчәк
Җәмгыять

Балалы гаиләләр өчен июль түләүләре һәм пособиеләр 3 һәм 5 август көннәрендә күчереләчәк

Бу хакта Россиянең социаль фондында хәбәр иттеләр, дип яза «Татарстан хәбәрләре»

3 августта банк счетларына бердәм пособие, шулай ук эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләү керәчәк. 5 августта гаиләләр ана капиталы акчасыннан акча алачак. Социаль Фондта акчаларны күчерү бөтен көн дәвамында — иртәдән кичкә кадәр булырга мөмкин, дип искәрттеләр. Әгәр июль өчен түләү гаиләгә вакытыннан алда күчерелгән булса, икенчесе инде сентябрьдә-августта киләчәк.

Балалы гаиләләргә пособиеләр «Гаилә» милли проекты кысаларында түләнә.

Чыганак: «Вести Татарстана»

Фото: Ясалма фәһем 


Нет комментариев