Казан табиблары көнбагыш белән тончыккан бер яшьлек кызны коткарган
Җәмгыять

Казан табиблары көнбагыш белән тончыккан бер яшьлек кызны коткарган

Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашев хәбәр итә.

Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары уң бронхына көнбагыш кереп, шуның аркасында сулый алмаган бер яшьлек кызны үлемнән коткарган. 

Сулыш юлларына кергән теләсә нинди чит әйбер бер яшьлек бала өчен үлем куркынычы тудыра. Сабыйларда бронхларның диаметры – берничә миллиметр, шуңа күрә кечкенә генә көнбагыш та сулыш алуны туктатырга сәләтле.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-tabiblary-konbagys-belan-toncykkan-ber-yaslek-kyzny-kotkargan-5927862

Фото: Альмир Абашевның МАКСтагы каналы

 


Нет комментариев