Татарстан кунакханәләрне «Макс» платформасына актив тоташтыра
Бу хакта Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда кунакханәләрне «Макс» платформасына актив тоташтыру дәвам иттерелә. Әлеге инициативаларны үстерүгә «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Макс» платформасын кулланып кунакханәгә урнашу бик гади. Хәзер туристларга теркәлү өстәлендә анкета тутырырга һәм паспорт күрсәтергә кирәкми. Кушымтада «Цифровой ID» бүлегенә кереп, кунакханә хезмәткәренә QR‑код күрсәтү җитә. Мәгълүматлар Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасыннан килә. Димәк, хезмәт күрсәтү тизрәк уза, ә мәгълүмат тутырганда хаталар җибәрелми.
2026 елның 1 сентябреннән номерлар фонды 50 номердан артык булган барлык кунакханәләр өчен дә «Макс» аркылы урнашу мәҗбүригә әйләнә. Бу көннән башлап отельләр кунакларны паспорты яки шәхесне раслый торган башка документлары булмаган очракта да, белешмәләрне илкүләм мессенджер аша дәлилләп урнаштырырга тиеш була.
Отельерлар методик һәм техник ярдәм ала – бу аларга өзеклекләрсез һәм артык чыгымнарсыз яңа стандартка күчәргә ярдәм итә. Белгечләр җиһазларны көйли, хезмәткәрләрне өйрәтә һәм системаны броньләүнең эчке сервисларына кушарга булыша.
Татарстанда «Макс» платформасына тоташтырылган объектлар арасында: «Ривьера» кунакханәсе, «РЕЛИТА‑Казан», «Мillennium Рanorama», «Шифалы су – ижминводы» шифаханәсе, «Шишкинъ» грк, «Берсут» ял йорты, «Крокус‑Отель» һәм башкалар бар.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-kunakxanalarne-maks-platformasyna-aktiv-totastyra-5927764
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев