Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Җәмгыять

Татарстан Республикасында 4 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балаларны һәм студентларны тәрбияләгән өчен пенсиягә өстәмә акча ала

Татарстан Республикасында мондый югары пенсияне инде 4 724 кеше ала.

   Иждивениедә балигъ булмаган  яки мәгариф оешмаларының көндезге бүлекләрендә  белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә арттырылган  теркәлгән түләү алырга  хокуклы. Татарстан Республикасында мондый югары пенсияне инде 4 724 кеше ала.

    Арттырылган пенсия  бала 18 яшькә җиткәнче  бирелә. Бала мәгариф учреждениесенең көндезге бүлегендә  укыган очракта, түләү  23 яшькә кадәр арттырыла. Укуны  читтән торып, кичке яки дистанцион формага күчергәндә, теркәлгән түләү күләме арттыруны исәпкә алмыйча билгеләнә.

    2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенең теркәлгән түләү күләме бер балага  3 194,90сум, ике балага-6 389,80 сум,  өч һәм аннан да күбрәк балага 9 584, 69 сум тәшкил итә. Өстәмә түләү эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләргә дә билгеләнә (эшләүчеләр өчен индексация исәпкә алынмый).

    18 яшьтән өлкәнрәк студент балага тиешле билгеләнгән түләүне арттыруны рәсмиләштерү өчен уку йортыннан көндезге уку бүлегендә укуы һәм уку срогы күрсәтелгән белешмә кирәк. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм табыш ала икән, аның ата-ана тәрбиясендә булу фактын исбатларга кирәк булачак. Моның өчен өстәмә рәвештә ата-ананың һәм студент баланың керемнәрен раслый торган документларны  тапшырыру зарур.

    " Балаларны тәрбияләгән өчен кабат исәпләү күпчелек очракта пенсионер гаризасы буенча эшләнә. Әмма балалары 2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган ата-аналар өчен пенсияләр  ЗАГСның бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча гамәлгә ашырыла. Димәк, пенсионерлар клиент хезмәтләренә  мөрәҗәгать итмичә, белешмәләр җыймыйча һәм чиратларда тормыйча да арттырылган пенсия  ала», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

    Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

    Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Чыганак:  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлекчәсе

Фото: Ясалма фәһем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев