Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда бензин бәяләре күтәрелде

АИ - 95 ле бензинның бәясе ике процентка, 1 литры 67,80 сумга арткан

Татарстанда автомобиль ягулыгына бәяләрнең чираттагы артуын теркәделәр. Бер атна эчендә республикада бензинның уртача бәясе литры 64,86 сумнан 65,74 сумга кадәр артты. Мондый мәгълүматларны Росстат китерә.

Барыннан да бигрәк кыйммәтләнү АИ- 95 сегментында сизелә. Бу марканың бәясе ике процентка арткан — литры өчен 66,38 дән 67,80 сумга кадәр. АИ -92 62,57 дән 62,97 сум. 

АИ -98 премиаль бензины хәзер 91,67 сум тора, бер атна алданрак 91,16 сум. Дизель ягулыгы шулай ук 1 литр өчен 74,59 дан 75,44 сумга кадәр арткан.

Элегрәк без Казанда кайбер АЗСларда АИ-95 бензины литры 9 сумга арткан дип хәбәр иткән идек. Бу элеккегә караганда 13,4 процентка күбрәк.

Чыганак: «Комсомольская правда» 

Фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев