Татарстанда «Гаилә атнасы» узачак 700 дән артык чара һәм 65 ярдәм чарасы: Татарстанда киң колач белән «Гаилә атнасы» узачак
«Гаилә атнасы» «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында уза.
Татарстанда "Гаилә атнасы" узачак
700 дән артык чара һәм 65 ярдәм чарасы: Татарстанда киң колач белән «Гаилә атнасы» узачак.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Гаилә атнасы" Татарстанда 1 июльдән 10 июльгә кадәр узачак. Республикада 700дән артык чара үткәреләчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.
"Гаилә атнасы" «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында уза. Республикада гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, гаилә аша патриотик тәрбия бирү буенча системалы эш алып барыла, дип белдерде Әхмәтова.
"Республикада гаиләләр өчен 65 төрле социаль ярдәм чарасы гамәлдә, шуларның 60 ы республика бюджетыннан финанслана. Шунысы куандыра, күп балалы гаиләләр саны елдан – ел арта бара-бүген республикада 59 меңнән артык шундый гаилә яши, аларда 189 мең бала тәрбияләнә. Яшь гаиләләр өчен Дәүләт торак программалары гамәлгә ашырыла, балалы студент гаиләләренә ярдәм итү чаралары киңәйтелә", - диде спикер. Искәртик, Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм "Гаилә" илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев