Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

«Каен җиләге» кабымлыгы [рецепт]

Кирәк: уртача зурлыктагы 3-4 бәрәңге, 100 гр тозлы сельд балыгы, уртача зурлыктагы бер баш суган, петрушка, көнҗет орлыгы, чөгендер суы.

Кирәк: уртача зурлыктагы 3-4 бәрәңге, 100 гр тозлы сельд балыгы, уртача зурлыктагы бер баш суган, петрушка, көнҗет орлыгы, чөгендер суы (бер чөгендернеке җитә).

Бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә пешерәбез, суынгач, әрчеп, вак угычтан уабыз. Балыкны һәм суганны вак итеп турыйбыз. Суганны ун минут кайнар суга салып торырга да була, ул вакытта әче тәме кимеячәк. Уылган бәрәңгене уч төбенә салып, «коймак» ясыйбыз, уртасына балык белән суган катнашмасын салабыз һәм җиләк рәвешенә китереп йомарлыйбыз. Әзер «җиләкләр»не чөгендер суына манып, кызгылт төскә кертәбез. Сок чыгаргычы булмаганнар чөгендер суын болай әзерли ала: чистартылган чи чөгендерне вак угычтан уабыз, әлеге катнашманы марляга салып, суы чыкканчы кысабыз. Тәлинкәгә тезгәч, «җиләкләр»не көнҗет орлыгы һәм петрушка белән бизибез. Җиләкләрнең зурлыгы төрле булырга мөмкин, һәр кеше үзе теләгәнчә эшли.

 

Чыганак: https://kiskafanny.wordpress.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев