Краб итеннән салат(рецепт)
Аш-су

Краб итеннән салат(рецепт)

Краб итеннән җиңел салат рецептын тәкъдим итәм. Нәкъ краб ите белән тәмле булачак, чөнки ул сусыл, ә краб таякчыклары корырак.

Салат өчен: 1 төргәк краб ите, 1 уртача суган, 2 уртача кыяр, 3 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тәменчә тоз.

Кыярны юка саламлап, суганны вак, йомырканы һәм краб итен эре итеп турарга, тәменчә тоз, майонез һәм каймак салып болгатырга.

http://intertat.ru


Нет комментариев