Гөлинә Гыймадова автор яңалыклары
-
Гарәпчә язулар Казанны бизәр генә иде
Аның эшләрен Казан урамнарында, Татарстанның Милли музеенда, “Хәзинә” галереясында, Тукай, Урманче, Насыйри музейларында күреп була. Мәскәүнең каллиграфия, Санкт-Петербургның этнография музейларын да бизи аның әсәрләре. Сүзебез – каллиграф-хаттат Нәҗип Нәккаш турында. Әңгәмәдә без татар кешесенә гарәп язуының нинди әһәмияткә ия булуы, Казанның милли йөзен булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сораштык. Очрашуыбызның күркәм сәбәбе дә бар. Шушы көннәрдә Нәҗип Нәккашка 70 яшь тулды.
-
Алсу-Азат Фазлыевлар эстраданың төп проблемасы нинди дигәнгә мисал итеп Элвин Грейны китерә
Дуэт белән шаккатырып булмаса да, кабатланмас икәнеңне раслап була. Алсу – Азат Фазлыевларның чыгышларын тыңлагач, әнә шундый фикер туа. Бу парны башкалар белән берничек тә бутап булмый икән. Хыялый, ритмлы, позитив җырлары белән дә, матур, ягымлы пар булулары белән дә. Концертларын караганнан соң мин дә бу парның гаиләләрне дуслаштыра алу сәләтенә ышандым. Үзләре белән очрашып, эстрада турында фикерләрен белештек.
-
Үзебезнекеләр уянды
Елдагыча сентябрьнең беренче атнасында Казан мөселман кинофестивале узачак. Быел ул нинди яңалыклары белән куандырыр соң? “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, быел 60ка якын илдән 1000гә якын гариза кабул иткәннәр. Нәтиҗәдә кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкчелегендәге жюри 65 картинаны конкурска кабул итеп алган. Төп номинацияләргә 10ар кино сайлап алсалар, “Милли кино” дигән бүлеккә 15 картина кергән. Миләүшә Айтуганова моны, үзебезнең кинематографистларның җиң сызганып эшләве нәтиҗәсе, дип бәяләде.
-
“Тормышыма тыкшынганны кичермим” (әңгәмә)
Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты. Чөнки җырчы эзләнүдә, үзгәрүдә. Хәер, аның үзгәрүе дә халыкны гөжләтә. Инде аптырагач, ул битенә операция ясаткан, дип сөйли башладылар. Ул исә, көлемсерәп, ясатмадым, дип җавап бирә. Үзенә нәфрәт белән караучыларга да нәфрәте юк аның. Илсөя Бәдретдинова тагын ниләр белән шаккатырырга җыена? Эстрададагы кайбер күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачыкладык.
-
Сәхнәгә дога укып чыгам
Мәгълүматка бай заманда яшибез. Мондый шартларда нәфис сүз осталарына да игътибарны җәлеп итү җәһәтеннән җиде кат тир түгәргә туры килә. Теләсә кайсы концертның уңышы аларга бәйле ләбаса. Менә шунда кемнең кемлеге ачыклана инде. Кемдер затлы, зәвыклы булып таныла, ә кайсылары билдән түбәнгә төшеп китә. Сәнгатьтә тагын нинди проблемалар бар? Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова белән сөйләштек.
-
Сабан туе: милли бәйрәмме, тамашамы?
Авылны тотып тора торган ике бәйрәм бар. Аның берсе – Сабан туе, икенчесе – Корбан гаете. Ләкин Татарстандагы татар авылларының һәр икенчесендә милли бәйрәмебез үткәрелми. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә менә шундый капма-каршы фикер яңгырады. Бу нилектән шулай килеп чыга? Сабан туе элеккеге рухын саклыймы? Без шушы сорауларга җавап эзләдек.
-
Онытырмын димә... Хәниясез бер ел узды
30 еллык сәхнә гомерендә 700дән артык җырны халыкка таныту һәм 6000гә якын концерт кую өчен нинди булырга кирәк? Хәния Фәрхи кебек, ди иҗатташ дуслары. Димәк, ихлас, самими, ярдәмчел, кеше борчуын үз борчуың кебек кабул итүчән... Хәер, аңа хас сыйфатларны бер язмада гына санап бетереп тә булмас. Ә менә ихласлык ихласлыкны тарта. Берьюлы өч калада – Казанда, Уфада, Чаллыда узган концертларына халык зал тутырып килгән. Тамашачының күбесе – өлкән яшьтәге апалар. Аларга 1500 – 3000 сумлык билетлар кыйммәтрәк, билгеле. Яраткан артистыбызның концертына килмичә булдыра алмадык, ди үзләре. Шулай, Хәния Фәрхи бакыйлыкта булса да, арабызда кебек һәм кассага эшләвен дәвам итә.
-
27 ел элек яулап алынган хокуклар кайда?
Күрмәмешкә салышу белән битарафлыкның әҗерен күрәбез. Узган атна азагында Казанда милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектына каршы үткәрелгән митингта әнә шул фикер әйтелде. Чарага нибары йөзләп кеше чыккан иде.
-
“Туган телдән ваз кичү – хаинлек”
Шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән шигърият хакында, аның яңа гына үткән иҗат кичәсе турында сөйләшергә теләгән идек. Ләкин сүз тел низагы, яңа федераль канун проектына барып тоташты. Бу табигый да. Тел бетсә, әдәбият та юкка чыга. Хәер, тел дә бетми, әдәбият та кала, ди шагыйрь. Фәкать телен җуйган халык юкка чыга.
-
Безнең хата кайда?
Без әле кая барабыз? “КУ” рок-спектакле тамашачыга әнә шул сорауны бирә. Аның авторы һәм режиссеры Илшат Сәетов, телләр, милләтләр генә түгел, кешелек тә бетү алдында тора, безне киләчәктә, гомумән, юкка чыгу көтәргә мөмкин, ди. Рок-спектакль GAUGA төркеме җырларыннан һәм монологлардан тора.
-
Җырны ничек дәвалыйсы?
Вафатына кадәр үк онытыла язган шәхесләр күп бездә. Ә бит хәтер яңарту, җырга гомер өрү өчен бер кешенең җиң сызганып эшкә керешүе җитә. Бу җәһәттән Рәшит Ваһапов бәхетле. Аны популярлаштыруга якташы, продюсер Рифат Фәттахов алынды. Хәзер инде без аның турында, ул вафатыннан соң да сәхнәдә эшләвен дәвам итә, дип сөйли алабыз. Ләкин бу шәхескә бәйле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә шактый әле.
-
“Ә бездә алай түгел”
Дуслык күпере” фестивалендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Әнвәр Нургалиев та чыгыш ясады. Фестиваль вакытында ул төрле шәһәрләрдә тамашачының чыгышларны ничек кабул итүен күзәтеп барган һәм үзе өчен кайбер нәтиҗәләр ясаган. Аныңча, җырчы гади халыкка якын булса, аны яхшы кабул итәләр. Һәрбер җырчы репертуарында халык җыры булырга тиеш.
-
Аз акчага күп эшлә. Күтәрәмгә калган татар журналистикасын ничек коткарырга?
”Алар үсешнең кайсыдыр бер мизгелендә наив рәвештә үзләрен дүртенче хакимият дип санадылар. Һаман әйтә килдем: бернинди дүртенче хакимият юк, без барыбыз да – бер көймәдә”. Татарстан Дәүләт Советында Татарстан медиасы язмышы турында фикер алышканда, Качалов театры директоры Александр Славутский әнә шулай диде. Медианың көчәеп китүе дә өркетә, хәлсезләнеп егылуы да файдага түгел. Журналистлар исә 10 ел элек нинди хезмәт хакы алган, хәзер дә шул чамага эшләвен дәвам иттерә.
-
“Иблис булып истә каласым килә”
Потаповщина белән горурланабыз, галиевщинаны көтеп калабыз. Казанга гастрольгә килергә җыенган Минзәлә театры җитәкчелеге әнә шулай ди. Нәрсә турында сүз барганын алар матбугат очрашуында аңлатты. Баксаң, бәхәскә якут режиссеры Сергей Потапов куйган “Иблис” спектакле сәбәпче булган икән.
-
Без барыбыз да – бер көймәдә
Бу атнада татар җәмәгатьчелеге “Тантана” театраль премиясе лауреатларын барлау белән мәшгуль булды. Кемдер җиңүчеләрне лаек дип санады, кемдер жюри фикере белән килешмәде. Артистлар исә бер-берсе өчен ихлас сөенүләре белән мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалованы гаҗәпкә калдырды хәтта. “Сез генә шулай бер-берегез өчен ихлас сөенә аласыз, башка бер тармакта да юк бу күренеш”, – диде ул, сәхнәгә күтәрелгәч. Алып баручылар исә, аңа ияреп, бүген генә барыбыз да бертигез, дип шаяртты.