Илмира Галимуллина автор яңалыклары
-
Соңгы бүләге улына тапшырылды
Быел да “Татмедиа” үзенең басмаларына язылган абунәчеләр арасында «Язылган өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр!» дигән акция уздырды. Әлеге чара һәр ярты ел саен үткәрелә һәм анда катнашу өчен берьюлы ике басмага (газета һәм журналга) язылырга гына кирәк иде. Быелгы бәйгедә барлыгы 331 кеше, шуларның 20се безнең районнан катнашкан. Призлар арасында – үтүк, яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергеч, электр чалгысы, бензин пычкысы, смартфоннар, LED-телевизоры һәм төп приз- скутер уйнатылды.
-
Бүген Сабада ИТ-парк вәкиллеге ачылды
Ул республика районнарында ИТ-парк тәҗрибәсен трансляцияләү буенча яңа программа - ИТ-паркның муниципаль операторлары кысаларында эшләячәк. Әлегә “Илфани” сәүдә үзәгендә урнашкан вәкиллектә 10 эш урыны (коворкинг) бар. Киләсе 2022 ел ахырына уку класслары һәм офислары булган 400 кв. метрлы үз биналарын булдырырга планлаштыралар. Вәкиллекне ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ГАУ "Технопарк в сфере высоких технологий” директоры Александр Борисов, ИТ парк - Саба җитәкчесе Нияз Закиров, район эшмәкәрләре катнашты.
-
Өлкәннәр ункөнлеге бара
Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә чал чәчле ветераннарыбыз хөрмәтләнә, өлкәннәребез өчен төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Кайбер оешма-предприятиеләр үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән мөхтәрәм хезмәткәрләренә күчтәнәч пакетлары таратуны да оештырды. Без дә, үз чиратыбызда, редакциябездә һәм типографиядә хезмәт куйган ветераннарыбызның өйләренә барып хәлләрен белдек, күчтәнәчләр тапшырдык. Өлкәнәеп барсалар да, бүгенге тормышларына шөкерана кылып, булганына канәгать булып, тыныч кына яшәп торган көннәре.
-
Ковид чигенергә теләми
Ничек кенә аяныч булмасын, әмма бу чынбарлыкны танырга туры килә. Бүген бөтен дөньяда, Татарстанда, шул исәптә безнең районда коронавирус белән киеренке хәл саклана.
-
Теннис шары ярыштырды, дуслаштырды
Узган ялларда "Саба-АРЕНА"да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар (ЛИН,ПОДА,ИН2) арасында теннис буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары узды.
-
Депутат Марат Галиев мәктәпләргә шахмат уйнау комплектлары бүләк итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев ярдәме белән районыбызның тагын дүрт мәктәбендә шахмат зоналары булдырылды. Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу «Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында тормышка ашырыла. Шахмат уйнау комплектларына бүген районыбызның Олы Арташ, Олы Кибәче урта белем бирү һәм Түбән Шытсу, Юлбат гомумбелем бирү мәктәпләре ия булды. Бүләкләрне мәктәп коллективына депутат үзе килеп тапшырды.
-
18 яше тулган көнне сайлады
Илдә барган сайлауларда яшьләребезнең дә зур активлыгы сизелә. 18 яше тулган һәр гражданин үзе сайлаган партиягә яки кандидатка тавыш бирүгә хокуклы. Сатыш авылында яшәүче Саба аграр көллияте укучысы Айнур Гатауллин өчен быелгы сайлаулар аеруча истәлекле. Айнур сайлау участогына 18 яше тулган көнне килеп беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты.
-
Сайлауга килүчеләр кабак бәлешеннән авыз иттеләр
Бүген Байлар Сабасы халкы өчен ике бәйрәм бер юлы туры килде. Сайлау участогына барып тавыш биргәннән соң,халык "Ямьле Саба" Яр буена юнәлде. Бистәбезнең иң ямьле урынында "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе 18нче тапкыр традицион "Кабак бәйрәме" уздырды. Чарада ел саен районыбызның мәдәният, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре һәм шәхси хуҗалыкларда кабак үстерүчеләр, яшелчәләр патшасыннан төрле тәм томнар пешерүдә, эшләнмәләр әзерләүдә көч сынаша.
-
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов 2486 номерлы сайлау участогында тавыш бирде
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов "Саба-Арена"да урнашкан 2486 номерлы сайлау участогында тавыш бирде.
-
Туй көнендә тавыш бирделәр
Иске Мичән авылы җирлегендә яшь парлар язылышыр алдыннан сайлау участогына килеп үз тавышларын бирделәр.
-
Татарстан Президенты республикабызның иң күркәм гаиләләрен кабул итте
Мәгълүм булганча, ел саен Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым катнашында республикабызда яшәүче үрнәк гаиләләр белән тантаналы кабул итү уздырыла. Анда республикабыз үсешенә зур өлеш керткән, балаларын җәмгыятькә лаеклы гражданнар итеп үстергән, һәр яктан үрнәк гаиләләр чакырып хөрмәтләнә. Быелгы кабул итү зур вакыйга - Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар алдыннан үткәрелүе белән дә үзенчәлекле. Тантаналы чарада безнең районнан Мишәбәш авылында яшәүче Надия һәм Алмаз Гафиятовлар катнашты.
-
Өлкәннәр яшәгән йорт нурлы була
...Капканы ачып җибәрүгә, без тагын бер урамга килеп кердек кебек. Ишек алдындагы иркенлек! Аяк астында бәбкә үлән, тирә-якта яшеллек. Матур итеп рәшәткәләп алынган без керәсе йорт тау итәгендә генә, аста - инеш, ике атлам җирдә – челтерчелтер чишмә ага. Сәхрә инде! Закаровларның гаилә матурлыгы менә шулай йорт тирәләреннән үк башлана.
-
Гөлбикә Кәримова туган көнен билгеләп үтте
Теләчедә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, КПССның ХХV съезды делегаты, «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исем иясе Гөлбикә апа Кәримова кичә үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләделәр, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-
Айгөл Үзбәкстанга җыена
Казанда “Татар кызы-2021” Халыкара конкурсы финалистларының исемнәре билгеле булды. Алар арасында конкурсның республикакүләм җиңүчесе, Казанчы Бигәнәй авылы кызы Айгөл Котдусова да бар.
-
Бүген бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант”дип исемләнгән белем бирү акциясе узды
Алтынчы тапкыр үткәрелүче килүче әлеге әһәмиятле чарада быел да сабалылар зур активлык күрсәттеләр. Безнең журналистлар катнашкан Саба сәләтле балалар мәктәбендә диктантны 7 аудиториядә яздылар. Чарада барлыгы 300 кеше катнашты, шуларның 150се диктантны онлайн форматта язды.