Илмира Галимуллина автор яңалыклары
-
“Үз бакчама үзем дизайнер!” бәйгесенә нәтиҗә ясадык
Август башында игълан иткән бәйгебезгә барлыгы 10 эш кабул ителде, фото-видеоларның барысы да Инстаграм битебезгә урнаштырылып барылды. Әйтергә кирәк, эшләрнең күпчелеге беренчелеккә дәгъва кылырлык иде. Әмма иганәчебез тәкъдим иткән бүләгебез берәү генә булу сәбәпле, соңгы чиктә барыбер иң-иң дигәнне сайларга мәҗбүр булдык.
-
Шаулап үсәр әле наратлар...
”Иртәгә дөнья бетә дисәләр дә, бер агач утырт” дигән фәтвә биреп калдырган Мөхәммәт Пәйгамбәр бер хәдисендә.
-
8 сентябрь - Россия финансчылары көне
Дөньяда нинди генә үзгәрешләр бармасын, нинди генә икътисадый кичерешләр аша үтәргә туры килмәсен, бухгалтер - хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала.
-
Саба гимназиясендә белем бәйрәме
Бүген Саба гимназиясендә Белем бәйрәмендә тәүге кыңгырау 1113 укучы өчен яңгырады. Беренчеләрнең А,Б,В,Г,Д,Е сыйныфларында 148 укучы белем алачак.
-
“Ямьле Саба” яр буенда Республика бәйрәме узды
Кичә бистәбезнең “Ямьле Саба” яр буенда Республика көнендә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Иң элек район халкын Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. Алга таба районыбызның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шулай ук районкүләм “Чәчәкле Саба” конкурсы җиңүчеләре дә тәбрикләнде.
-
“БАРС” проекты: сораулар һәм җаваплар
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты запастагы хәрбиләрне, хәрби резервта булган гражданнарны, пенсионерларны яңа “БАРС” проектында катнашырга чакыра. Әлеге яңалык турында кызыксынып, редакциягә дә шалтыратучылар булды. “БАРС” проекты нидән гыйбарәт, ул кемнәр өчен отышлы? Әлеге сораулар белән без Саба һәм Теләче муниципаль районнары хәрби комиссары Фәнис Закировка мөрәҗәгать иттек.
-
Бүген Саба җәмигъ мәчетендә балалар арасында җәйге Коръән ятлау дәресләре төгәлләнде
Яшь шәкертләр әти-әниләре, остазлары каршында имтихан тоттылар, өйрәнгәннәре белән уртаклаштылар. Ахырдан балаларга чәй өстәле әзерләнде, һәрберсенә күчтәнәч пакетлары таратылды.
-
Ямьле җәй – ул китаплы җәй!
Кичә «Ямьле Саба» яр буена районыбызның яшь китап сөючеләре җыелды. Биредә “Әдәби алан” проекты кысаларында эшләп килүче “Җәйге китапханә – 2021” дә катнашучыларны тәбрикләү тантанасы узды.
-
"Туганнарны күргәч,сагыш басыла"
Мәскәүдә яшәүче 88 яшьлек Рауза апа Сабага 91 яшьлек апасының хәлен белергә кайткан.
-
Саба мәчетендә балалар өчен Коръән ятлау дәресләре башланды
Бүген Саба җәмигъ мәчетендә балалар өчен Коръән ятлау дәресләре башланды.
-
"Җыясы ризыгыбыз шушындадыр" яки Сабир белән Сәяхәтнең Сабадагы сәяхәтләре
Сәяхәт дип әйтү бик дөрес тә булмас. Саба төбәгенә кыюсыз гына аяк баскан Мәхмүтовлар биредә инде алтынчы җәен уздыра. Ә Татарстанга мөһәҗир булып килгәннәренә ике дистә елдан артып киткән. Башта Казан шәһәрендә яшәсәләр, бүгенге көндә районыбызның Алан-Елга авылында үз йортлары белән матур гына гомер итеп яткан көннәре. Таҗикстанда туып үскән бу гаиләне ата-бабалары торган җирне калдырып, чит дәүләткә чыгып китәргә нәрсә мәҗбүр иткән?
-
“Ял итәргә вакыт юк, клиентлар ашыктыра”
Райондашыбыз, кондитер Райлә Хәсәнова әзерләгән торт эшләнмәләрен районыбызда үткәрелгән ярминкәләрдә еш күрергә була.
-
Быел да абунәчеләребез арасында призлар уйнаттык
Ел саен җәй айларында үткәрелүче әлеге чараны без - редакция хезмәткәрләре генә түгел, газета укучыларыбыз да тансыклап көтеп ала. Абунә башланганчы ук “Быел призлар уйнатасызмы? Квитанцияләрне тапшырыйкмы?”-дип, акцияне үткәрү кирәклеген хат ташучылар аша һәм үзебезгә шалтыратып та һәрдаим искә төшереп торалар. Ничек үткәрмик соң инде? Ул яраткан укучыларыбыз белән күрешү, аралашу чарасы да бит, өстәвенә кайбер бәхетлеләрен бүләкле итеп тә сөендерәбез. Дөрес, соңгы бер-ике елда, карантин булу сәбәпле, без аны онлайн режимда, тамашачыларсыз гына үткәрәбез. Быел да шулай булды.
-
Саба һәм Теләче районнары делегациясе Суслонгерга барды
Кичә Саба һәм Теләче районнары делегациясе Суслонгерга барды. Бөек Ватан сугышы елларында Суслонгер хәрби лагеренда газап чиккән, ачлыктан, ялангачлыктан җәфаланган якташларыбыз рухына корбан чалынып, догалар кылынды.
-
Бүген Саба һәм Теләче районнары делегациясе Суслонгерга барды
Бөек Ватан сугышы елларында Суслонгер хәрби лагеренда газап чиккән, ачлыктан, ялангачлыктан җәфаланган якташларыбыз рухына корбан чалынып, догалар кылынды.