Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ямьле җәй – ул китаплы җәй!

Кичә «Ямьле Саба» яр буена районыбызның яшь китап сөючеләре җыелды. Биредә “Әдәби алан” проекты кысаларында эшләп килүче “Җәйге китапханә – 2021” дә катнашучыларны тәбрикләү тантанасы узды.

undefined

Әлеге проект узган елны старт алган. “Җәйге китапханә-2021” бәйгесендә катнашучы махсус дәфтәр башлап,укыган китабының авторы, исеме белән бергә, кыскача берәр өлешен язып, үзе теләгәнчә бизәргә һәм үзәк китапханәнең инстаграм битендә язучыларга багышланган викторинада катнашып, җавапларны шул дәфтәренә теркәп барырга тиеш булган. Бәйгедә район буенча барлыгы 221 китап укучы катнашкан. Һәр авыл китапханәсеннән килүче яшь китап сөючеләр берәм-берәм сәхнәгә чакырып тәбрикләнделәр ул көнне. Бүләкләрне балаларга Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин, язучы Гөлсинә Галимуллина, “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы алып баручысы Руслан Хафизов, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова тапшырды. Мәйданда “Иҗади алан” һәм “Оста куллар аланы” – мастер класслары эшләде, балалар күңелле итеп фотоларга төштеләр, “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы оештырган уеннарда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев