Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр ункөнлеге бара

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә чал чәчле ветераннарыбыз хөрмәтләнә, өлкәннәребез өчен төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Кайбер оешма-предприятиеләр үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән мөхтәрәм хезмәткәрләренә күчтәнәч пакетлары таратуны да оештырды. Без дә, үз чиратыбызда, редакциябездә һәм типографиядә хезмәт куйган ветераннарыбызның өйләренә барып хәлләрен белдек, күчтәнәчләр тапшырдык. Өлкәнәеп барсалар да, бүгенге тормышларына шөкер­ана кылып, булганына канәгать булып, тыныч кына яшәп торган көннәре.

undefined

Һәркайсына исән­ сау булсыннар, балаларыннан игелек күреп, тынычлыкта яшәсеннәр дигән теләкләребезне җиткердек. Гомумән, изге китапларда әйтелгәнчә, өлкәннәрнең хәере­догалары, ихлас рәхмәтләре йөртәдер безне бу дөньяда. Өлкәннәр көнендә хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүләрен үтенеп редакциябезгә шалтыратучылар да булды. Сабада яшәүче Рәйсә апа Таипова тормыш иптәше Вазыйх абый белән алтын парларны хөрмәтләү тантанасына чакырылып, сәламәтлекләре буенча анда катнаша алмаганнар. “Мин Саба почтасында сортировка бүлегендә 23 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Почта элемтәсе бүлеге начальнигы Рафиль Заһидуллин өйгә күчтәнәч күтәреп килгәч, бик күңелем булды, шулай ук Саба шәһәр җирлегеннән дә Расих Хәсәнов үзләреннән һәм хакимият башлыгының безгә дигән бүлеген тапшырып китте. Бабай белән рәхмәтләр укып калдык” – ди шундый ихлас кайгыртуга күңеле булган ветеран. Декада вакытында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре дә ветераннарына үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Һәркайсының өйләренә барып, күчтәнәчләр янына концерт номерлары башкарып та куандырганнар.

1 октябрьдә “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе “Кайгырту” фондына иганә җыюга багышланган традицион радиомарафон үткәрде. Быел да туры эфирда Саба муниципаль районы башкарма комитеты, ветераннар советы, социаль яклау учреждениеләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Радиомарафон барышында “Кайгырту” фондына барлыгы 291322 сум акча җыеп тапшырылды. Өлкәннәр ункөнлегендә фондка иганә акчаларын тапшыру әле дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев