Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры Казанда кар яву кайчан тукталачагын әйтте

Көчле кар яву көньяк циклон белән бәйле, ә Татарстан башкаласы аның үзәгендә урнашкан.

Казанда күп итеп кар яву инде иртәгә тукталачак. Температура уңай булганга, юеш кар тиз эриячәк. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

«Күп итеп кар яву Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан көньяк циклон һәм атмосфера фронтлары белән бәйле. Моннан тыш, атмосфера басымы кискен кимүе дә хәлне катлауландыра. Иртәгә явым-төшем көтелми», - дип билгеләп үтте профессор.

Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, 25 мартта көндез Казанда +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә, төнлә исә -2 градус салкын була.

Иртәгә, 26 мартта, көндез +4 градус һәм төнлә нуль градус көтелә.

Шулай ук бүген кич белән һәм 26 мартта төнлә Татарстан территориясендә һәм республика башкаласында урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил һәм кыска вакытлы буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X