Ял көннәрендә Татарстанның көнчыгыш районнарында һава температурасы минус 16 градуска кадәр төшәчәк.
Казанда 16 декабрьдә синоптиклар кар һәм буран фаразлый. Көньяктан көчле җил (16 м/с) исәчәк.
Төнге сәгатьләрдә Татарстан башкаласында һава температурасы минус 7-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез Казанда 4-6 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Татарстан буенча төнлә 16 декабрьдә урыны белән кар, буран көтелә. Көньяктан көчле җил (18 м/с) исәчәк. Һаваның минималь температурасы минус 5-10 градус булачак, ТР көнчыгышында – минус 15 градуска кадәр. Көндез максималь температура – минус 2-7 градус, көнчыгыш районнарда минус 10 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
17 декабрьдә республика территориясендә һава шартлары үзгәрмәячәк. Көньяктан салмак, урыны белән көчле (15-20 м/с) җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы – минус 6-11 градус, көнчыгышта 16 градус булачак. Көндез максималь температура – минус 4- 9 градус, көнчыгышта минус 12 градус булачак. Юлларда бозлавык булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: Рамиль Гали


Нет комментариев