Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан турында кисәтә

Республикада җылы, әмма дымлы һава торышы булачак.

Иртәгә, 21 октябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектәге көчле җил (Казанда 15 метрга кадәр) исәчәк. Вакыты белән яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы 2 градус булачак. Көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак.

  • Алдарак “Татар-информ” “төньяк-көнбатыш циклонының чираттагы җылы фронты” Татарстаннан антициклонны чыгару сәбәпле, җылытачак һәм һава торышы шартлары бозылачак дип хәбәр иткән иде.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев