Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

Республиканың көнчыгыш районнарында буран булачак.

Иртәгә, 10 мартта, Татарстан территориясендә томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республиканың көнчыгыш районнарында буран һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак.

Татарстан юлларында бозлавык саклана.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев