Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүен игълан иттеләр!
16 майдан 22 майга кадәр республикада аномаль эсселек көтелүе турында кисәтә Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге.
Һава +26дан +33 градуска кадәр җылыначак. Бу нормадан 9-11 градуска югарырак, дип кисәтә синоптиклар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка бүлмәләрне салкынча тотарга, тәрәзәләрне һәм тәрәзә форточкаларын көндез ябарга киңәш итә.
Төнлә, температура төшкәч кенә җилләтергә, кондиционер булганда шулай ук тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябарга кирәк. Су балансын саклауны һәм күп су эчүне истән чыгармаска кирәк. Көндез күбрәк күләгәле җирдә булырга чакыралар.
Үзеңә ярдәм итү өчен салкын душ керергә, салкын компресс куерга һәм юеш сөлгеләр кулланырга кирәк. Эсселекне табигый җиңел тукымадан тегелгән кием, кара күзлек һәм эшләпәләр киергә була. Алкоголь һәм татлы эчемлекләр вәзгыятьне катлауландырачак.
Татарстанлыларны әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә, өлкәннәр һәм авыруларның хәлен белергә, даруларны тиешле температурада сакларга һәм дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә чакыралар.
Шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә — мондый һава торышында янгын еш кына ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев