Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал
Һава торышы

Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал

Иртәгә көндез республикада 24 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 3 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшемсез. Төньктан, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.

4 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава булачак. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +20..+25 градус булыр дип көтелә.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев