Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда тагын төнлә кырау төшәргә мөмкин, әмма тулаем алганда температура күтәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Күк йөзе алмашынучан болытлы сакланачак. Күләмле явым-төшем ихтималы бик аз. Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундка 6-11 метрга кадәр, кайбер урыннарда 15 метрга (Казанда 13 м/с) кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы +3..+8 градус булачак, түбән урыннарда 0 градус тирәсе салкын (ТР башкаласында +6..+8 градус, түбән урыннарда +3..+6 градус фаразлана). Көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак (Казанда +19..+21 градуска кадәр). Байлар Сабасында +20 градус, аяз.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, июньнең икенче декадасында республикада һава температурасы нормадан 3 градуска түбәнрәк булачагын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kabat-kyrau-kotela-5872291
фото https://ru.freepik.com/
Нет комментариев