Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә
Урыны белән җил секундына 23 метр тизлектә исәчәк.
Бүген, 15 апрельдә, кич, шулай ук иртәгә, 16 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, ә урыны белән 23 метрга кадәр җитәчәк. Көндез җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булыр, дип көтелә. Казанда төнлә җил секундына 15-20 метр, ә көндез 16 метрга кадәр тизлек белән исәчәк.
Моннан тыш, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның көнбатыш районнары юлларында урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев