Казанда яшенле яңгыр һәм 17 метр тизлектәге җил булачак дип фаразлана.
15 июльдә төнлә Татарстанда томан төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Шулай ук иртәгә иртән, республикада яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә исә торган көчле җил һәм урыны белән боз явуы көтелә. Казанда яшенле яңгыр һәм 17 м/с тизлектәге кискен җил булуы ихтимал.
- Көчле җил аркасында республикада шторм кисәтүе игълан ителде.
Фото: архив


Нет комментариев