Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Халык синоптигы Рәис Шәкүров: «Зәмһәрир суыкларга борчылырга түгел, ә сөенергә генә кирәк»

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров кышка керер алдыннан, 30-40 градуслы суыклар булачак, дип кисәткән иде. Менә килеп тә җитте ул зәмһәрир суыклар.

Ә Рәис абый үзе бу салкынны алай ук искитәрлек суык дип санамый. 

  - Менә элек була иде ул зәмһәрир салкыннар. Айлар буена 40 градус була иде. Әтинең битләре өши, атының борынына бозлар ката иде. Андый суыклар хәзер ике-өч көн генә була. Иң салкын көн бүген иде. Өч-дүрт көннән кар явып, җылыта башлаячак. Февральнең унысыннан мартның егермесенә чаклы салкын көннәр булачак әле. Мондый ук суык булмас анысы, уртача 20-22 градус булырга тиеш. Анысы хут суыгы дип атала. Кайбер елларны 30-40 градуска чаклы җитә иде ул. Әтиләр хут суыгы сыерның мөгезен сындырырга мөмкин дип әйтә иде. Ул төнлә генә була, көндез җылыта. Ә җәй өчен ул бик мөһим. Кырык көн хут суыгы булса, җәй бик яхшы булачак. Электән үк хут суыгын бик көткәннәр. Кайбер елларны ул булмый да кала, - ди Рәис абый. 

    Бу көннәрдәге суыкларның уңай ягы да юк түгел икән.  

- Аның өчен борчылырга түгел, киресенчә сөенергә генә кирәк. Кышы кыш төсле булса, җәе дә җәйчә киләчәк. Бу суыклар юкә чәчәге аткан вакытка – июль башларына туры килә. Ә аңа эссе, яңгырсыз көн кирәк. Мондый көндә умарта кортлары өчтән үк торып, бал җыярга китә. Менә шул: юкә балы әйбәт булачак дип сөенәм әле мин, - ди халык синоптигы. 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев