Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Безгә язалар

Игелекле кешеләр ярдәменә таянам...

Ике инвалид бала белән ялгыз калган ана 1,9 миллион сумлык әҗәте һәм авыр тормышы турында сөйләп, битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.

Хөрмәтле “Саба таңнары” редакциясе!

Сезгә зур үтенечем бар. Шушы язмамны  газетада бастырсагыз иде.  Бәлкем минем кебек беркатлы,  ышанучан кешеләргә  дәрес булыр.  Әлеге сыйфат  кемнәргәдер  бәла-хәсрәт китерергә мөмкин. Шәхсән  минем белән шулай булды. 2004 елда сәламәтлегем  какшап китте. Кан басымы борчый, эч ката башлады.  Хастаханәгә төштем, гинекологиягә салдылар, бәбигә узганмын. Яшем зур булса да, дингә якынайган кышым иде,  югалтырга гөнаһыннан  курыктым. Сәламәтлегем бар дип уйладым. Үземне дә, туачак баламны да  табибка ышанып тапшырдым.  Биш ай саклануда яттым.  Хәлем начарайды гына.  Май аенда  авыр хәлдә РКБга илттеләр.  Бала туды,  хәле авыр,  инвалид!!! Бик озак ДРКБда яттык. Өйгә кайттык, бала  йокламады, елады да елады.  Зур малаебызга 7 яшь иде.  Аңа стресс булды, йокламады, энесенең  өянәкләреннән курыкты. Бала белән Казаннан кайтып кермәдек, бик күп акчалар түктек. Җиде-сигез ел 8нче психоневрологик хастаханәдә   дәваландык.   Авыру бала булган өйдә тынычлык бетә, проблема башлана.  Акча  елга булып ага. 

Әтиләре беркайчан да,  бала туып үлем белән көрәшеп  реанимациядә ятканда да, хәлен белмәде. Бала һәм проблемалар белән берүзем калдым. Өебез бик начар булу сәбәпле, Рөстәм Миңнехановка хат язып, өч бүлмәле фатир алдык.  Балалар  уңай  шартларда  үсәр дип, сөендем.  Әтиләре килмәде фатирга, иске өйдә калды.   Ике ел яшәү дәверендә бер килеп карамады, акча бирмәде.   Белмим, бертуган апам булмаса, нәрсә эшләп беткән булыр идек... Әтиләрен судка биреп, суд баланы карарга мәҗбүр итте. Ирем I группа инвалид баланы яшәргә бер уңайлылыгы булмаган иске  өйгә алып китте. Мин көн саен ике йорт арасында яшәдем.  Инвалид баланың бөтен проблемасын чиштем, бөтен түләүләр минем өстә булды. Дару чыгымнары язып тормасам да аңлашыла торгандыр.   Баладан аерым торуыма күңелем гел сызланды. Мин атнага 3-4 көн барып карадым. Ял көне  фатирга иртәдән кичкә кадәр алып киттем.  Олы малаем белән проблемалар башланды. Баланың  күчеш чорында 7 яшьтә күргән стресслары үзен күрсәтте. Аның  белән  Казаннан кайтып кермәдек.  Баламның бик начар шартларда яшәве җаныма тынгылык бирмәде, апамнан бурычка 1,5 миллион акча алып өйгә ремонт ясаттык.  Сигез ел буе  памперста йөргән  Ислам улым өйдәге туалетка бик тиз ияләнде.  Өстебездә 1,5 миллион сум әҗәт бар.  Яңадан 400 меңгә өйгә мебельләр алдык. 2020 елдан бергә яши башладык.  Олы улыбыз фатирда яши. Аның диагнозы шундый, аерым яшәргә тиешле. 2024 елда апам фатир алып, сатып-алу көнне температурасы 40 градусска күтәрелеп, фатирны минем исемгә яздыртырга мәҗбүр булдык.  Ирем минем исемдә фатир барлыгын белеп,  30 ел яшәгәннән соң  судка аерылышырга гариза бирде.  Фатирны,  апаның фатирының яртысын алды. Хәзер үземнең өлешне сатырга бирми.

Хәзерге вакытта мин ике инвалид бала, 1,5 миллион  + 400 мең әҗәт  һәм бөтен проблемалар белән берүзем калдым.  Ирем өч ай элек чыгып китте.   Балаларның нинди гаебе бар аның каршында? Инвалид малаем бик авыр вакытларда да  ярдәм, хәер сорамадым.   Апам ярдәм итте.  Хәзер оялмыйча ападан ничек  ярдәм сорыйм? Аллаһка шөкер, туганнарым булыша. Яхшы күршеләрем Зөлфирә һәм Марат Насыйбуллиннарның  бик күп ярдәмнәрен күрдем, әле дә күреп торам, ни булса да шуларга чабам. Шулай ук “Тынычлык” мәчете имамы  Илнур хәзрәт Галимҗановка зур рәхмәтлебез. 

Чыгымнарыбыз бик күп, акча җиткереп булмый. Хәзер эшли дә алмыйм. Бик авыр хәлдә калдык,   финанс ярдәменнән  баш тартмас идек. Безгә ярдәм кулы сузучылар табылса, бик рәхмәтле булыр идем.

Номерым 8-937-006-73-74, “Сбербанк” картасына беркетелгән.

Дания Галиева

                                                                                                                                                                                                                                                              Байлар Сабасы.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев