Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Безгә язалар

Нәселебездән килгән изге юл

Хезмәт иясе — хөрмәт иясе

«Хезмәт кешене бизәр», — ди халык. Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята. Чыннан да, хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул аны хөрмәт биеклегенә дә күтәрә, исемен тарихка яза. Шулай да барча һөнәрләр арасында аеруча изге һәм мактаулылары да бар. Мәсәлән, кеше сәламәтлеге сагында торучы табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын мин җир йөзендәге изгелек илчеләре дип атар идем.   Кеше үзенең иң кыйммәтле хәзинәсен — сәламәтлеген медицина хезмәткәренә ышанып тапшыра. Фельдшер булу — ул дарулар бирү генә түгел, ул кеше җанын аңлау, аның белән бергә сыкрану һәм өмет бүләк итү. Менә шундый авыр, ләкин мактаулы юлны сайлаган кешеләр генә чын хөрмәткә лаек.

Минем горурлыгым, минем кадерле әбием Рәмзия Миннемулла кызы Галимҗанова  нәкъ менә шундый кеше. Ул үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә, авылдашларының сәламәтлеген саклауга багышлаган. Рәмзия әбием 1952  елның 15 октябрендә Тимершык авылында гади колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Җиде бала тәрбияләнгән зур, тату гаиләдә ул эшкә гадәтләнеп, кеше хәлен аңлап үсә. Балачагы  сугыштан соңгы  авыр елларга туры килсә дә, ул тырышып укый, белемгә омтыла. Шунысы кызыклы: әбиемнең хезмәт юлы медицина өлкәсендә башланмый. Ул башта үзе укыган мәктәптә химия һәм биология укытучысы булып эшли. Балалар белән аралашу, табигать кануннарын һәм тереклек дөньясын өйрәнү аның күңелендәге кешеләрне дәвалау теләген тагын да көчлерәк итеп кабызгандыр. Укытучы буларак та, ул үзенең гаделлеге һәм таләпчәнлеге белән аерылып торган.

1971  елда Рәмзия әбием Казан медицина училищесына укырга кереп, өч ел дәвамында тырышып белем ала. 1974  елда аны уңышлы тәмамлап, авылына кайта һәм акушерлык пунктында мөдир булып эшли башлый. Шушы вакыттан алып аның тормышы сәламәтлек саклау белән аерылгысыз бәйләнгән. 1981-1985 елларда авыл Советы сәркатибе булып эшләп алса да, ак халатка тугрылык аны кабат медицинага кайтара. 1985 елдан алып 2013  елга кадәр ул фельдшер булып намус белән хезмәт куя. Бу еллар эчендә күпме кышлар, җәйләр, көзләр һәм язлар үткән... Әбием һәрвакыт сакта тора, үзен бөтен авылның сәламәтлек  сакчысы итеп тоя. Фельдшер эше —  ул һәр гаиләнең иминлеге өчен зур җаваплылык. Рәмзия әбием урын өстендә ятучы картларны да онытмый: аларның хәл-әхвәлен белешеп, кирәкле даруларны билгели. Яңа туган сабыйларны да ул беренче булып кулына ала, әниләренең сәламәтлеген күз уңыннан ычкындырмый. Кырда яки ындыр табагында эшләүчеләрнең дә хәлен белешергә вакыт таба.

Авылдашларыбыз бүген дә: «Рәмзия апа килеп керсә, җылы сүзе белән үк дәвалый, терелеп киткәндәй була идек, аның куллары да шифалы иде», — дип искиткеч җылы итеп искә алалар. Ул республика күләмендә «Югары категорияле фельдшер», «Россиянең мактаулы доноры», «Алтын йөрәкле кеше» исемнәренә лаек булган шәхес. Аның тырыш хезмәте 19 тапкыр Мактау грамотасы белән билгеләнеп үтелде.  1974 елны Рәмзия әбием Галихан бабаем белән тормыш корып, ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның тату гаиләсе һәрвакыт авылдашлары өчен мәхәббәт һәм бер-береңне хөрмәт итү үрнәге булды. Бүген аларның 5 оныклары бар: без барыбыз да әбиебезнең үрнәгендә үсүебез белән бик бәхетле.

Әбиемнең изге хезмәте эзсез калмады. Аның ике кызы  Резеда һәм Эльмира апаларым әниләренең  юлын сайладылар. Алар икесе дә бүгенге көндә сәламәтлек өлкәсендә эшлиләр, кешеләрне дәвалыйлар. Кызларының да шушы юлны сайлаулары  – нәселдән килгән фидакарьлек, кандагы шәфкатьлелек билгесе. Әниләренең киңәшләрен тотып, алар да аның кебек үк тырыш, белемле һәм мәрхәмәтле белгечләр булып танылдылар. Гаиләдә бер үк һөнәрне сайлау –  үзе  бәхет һәм зур җаваплылык.

«Килен каенана туфрагыннан ярала», – дип халык бик дөрес әйткән. Минем әнием — Әнисәнең язмышы моңа ачык мисал. Ул Тимершык авылында фельдшер булып эшли. Әнием кайнанасының эшен турыдан-туры дәвам итеп, авылдашларыбызның ихтирамын яулады.

Безнең гаиләнең кичке ашлары да еш кына медицина турында сөйләшүләр белән үтә.  Әниемнең төн уртасында да авыру янына ашыгуын күреп, мин медицина хезмәткәрләренең никадәр бөек кеше булуын аңлыйм.  Бу кадәр зур үрнәк күз алдымда торганда, мин дә читтә кала алмыйм. Нәселебездән килгән бу изге юл мине дә чакыра! Киләчәктә мин дә үземне медицина өлкәсендә күрәм:  врач-стоматолог булырга телим! Минемчә, кешеләргә сәламәтлек кенә түгел, ә матур елмаю бүләк итү һәм аларны теш авыртуыннан коткару да – бик мактаулы хезмәт. Әбием Рәмзиянең тырышлыгы, әнием Әнисәнең сабырлыгы миңа көч бирер дип уйлыйм. Безнең гаиләнең шигаре: «Хезмәт иясе — хөрмәт иясе». Мин дә бу ак халатлылар династиясен дәвам итеп, әбием кебек үк халык хөрмәтенә лаеклы табиб булырга вәгъдә бирәм! Минем өчен бу вөҗдан кушуы гына түгел, ә нәселебез алдындагы изге бурычым да!

Дәлия Галимҗанова,

Тимершык урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев