Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Язмыш сынавына бирешмичә...

Кайвакыт физик мөмкинлеге чикле булган кешеләрне сау-сәламәт булучыларга да үрнәк итеп куярга була. Бу язмам улыбыз Динислам турында. Моннан 10 ел элек җәйнең ал таңында, гаиләбезгә бәхет өстәп дөньяга килде ул. Әмма өч көннән соң сабыебызда сәламәтлеге ягыннан үзгәреш сиздек. Тиз арада Казанга юл тоттык, тикшеренүләр нәтиҗәсендә аңа ДЦП диагнозы куйдылар. Юк, мин язмышыма үпкәләмим. Бала бит Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге. Миңа Ана бәхетен бирде. Хәзер дә Ходайдан иминлек сорап, нык ышаныч белән яшәп яткан көнебез.

Хәзерге көндә Динислам Кызыл Мишә мәктәбендә белем ала. Ул шаян, шук малай. Балалар белән аралашучан, ул гел хәрәкәттә. Җәй көне әтисе белән яр буенда балык тота, яшелчәләргә су сибү, ат, куяннарны карау, агачлар агарту һәм башка эшләр дә ансыз гына башкарылмый. Буш вакытларында китап карарга, уйнарга, чана шуарга, су коенырга ярата. Язмыш сынавына бирешмичә алга атларга дигән теләк белән яши.

Динислам уй-кичерешләрен шигъри юлларга да салды:

Мин шаян малай,
Әти-әнинең улы
Бәхетле баламын.
Көн буе хәрәкәттә
Бәрәкәт минем белән.
Кояш кебек елмаямын
Кеше күңелен җылытамын.
Мин бер эштән дә курыкмыймын.

Гөлназ Шарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев