4 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Райондашларыбыз «Безнең өй — Татарстан» республика этномәдәни халык иҗаты фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады
Концерт Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.
-
Бүген Сабада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар истәлегенә һәйкәл ачылды
Истәлекле чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, “Суворов” хәйрия фонды һәм “Честь имею” офицер клубы җитәкчесе Айрат Гафуров, Казан танк училищесы начальнигы урынбасары, подполковник Максим Губерны, Татарстан Республикасы хәрби комиссары, полковник Юрий Беляев, генерал- майор Александр Бородин, генерал-майор Рим Мостаев, районнның хәрби хәрәкәтләр ветераннары, юнармиячеләр, укучылар, студентлар, җирле халык катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлап, халыкка мөрәҗәгать итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде.
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
Бәйрәм котлавы
-
Бүген Сабада нинди һава торышы көтелә?
Халык сынамышы: 4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.