7 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда хакимият органнарына дәгъвалар кабул итү өчен Telegram-бот булдырылды
Әлеге сервисны кулланып, мөрәҗәгатьләрне, дәгъваларны бедерергә, вакыйгалар турында хәбәр итәргә, хакимият органнары һәм социаль объектларның эшен яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрне юлларга була.
-
Олы Шыңар урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды
Мәгариф милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында Олы Шыңар урта мәктәбендә 1 сентябрь көнне цифрлы һәм гуманитар белем бирү “Үсеш ноктасы” үзәгенең тантаналы ачылышы булып узды.
-
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яшүсмерләргә электроскейтбордта йөрергә өйрәнәсе килүен әйтте
Түбән Камага эш сәфәре вакытында республика җитәкчесе ике мәгариф оешмасы төзелешенә старт бирде һәм шәһәрнең берничә объектын карады.
-
8 сентябрьгә һава торышы
8 сентябрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +2..+7˚, урыны белән 0..-1˚ градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез +10..+15˚ градус.
-
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Саба муниципаль районы тренерлары һәм активистлары белән очрашты
Бүген "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе базасында VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Ивановна Павлова Саба муниципаль районы тренерлары һәм активистлары белән очрашты. Очрашуда Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы катнашты.
-
Шәмәрдәндә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Ивановна Ивановага - 90 яшь
Шәмәрдәндә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Ивановна Иванова 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавын кабул итеп алды.
-
Яшьләр сәясәте лидерлары социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак
Агымдагы елның 20 сентябреннән (шул көнне дә кертеп) яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу конкурсына гаризалар тапшыру кампаниясенең вакыты озайтылды. Әлеге конкурс яшь белгечләргә ярдәм итү максатыннан «Татарстан Республикасы студентлары лигасы» Региональ Яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.
-
11 сентября в Казани состоится Ярмарка фермерских продуктов в рамках проекта «Туган як»
11 сентября на территории Чеховского рынка, в городе Казань состоится Ярмарка фермерских продуктов в рамках проекта «Туган як».
-
Йогышлы авырулар табибы: Россияне коронавирусның дүртенче дулкыны көтә
Вирус ел ярым яки ике елдан соң гына проблема булудан туктаячак.
-
Шәмәрдән лицееның 2 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә “Эзтабарлар” сафына кабул иттеләр
Укучылар эзтабарларның законнары, символлары һәм атрибутикалары белән танышты, күмәк биюле флешмоб оештырылды. Бәйрәм эзтабарларга галстуклар бәйләү белән тәмамланды.
-
"Эфир", "ТНВ" һәм "Татарстан 24": Tik Tok чорында Татарстанда телевидение йогынтысы нинди
Телевидение элеккечә үк татарстанлылар өчен мөһим мәгълүмат чыганагы булып кала бирә-республикада үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге социологлары әнә шундый нәтиҗә ясый. Республика халкы нинди тапшырулар карый?
-
«Демография» илкүләм проекты буенча 323 меңнән артык кеше медицина тикшерүе үтәчәк
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла.
-
Работникам АО «Транснефть – Прикамье» вручены государственные, ведомственные и корпоративные награды
По случаю профессионального праздника - Дня работников нефтяной и газовой промышленности - работникам АО «Транснефть - Прикамье» вручены государственные, ведомственные и корпоративные награды.
-
Блогерлар Татар Малай, Кызык Мызык, җырчы Лэйна #ХалыкчанТатарстан челленджын башлый
Татарстанда яшәүчеләрне үз районнарының төп символлары өчен тавыш бирергә чакыралар.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә "Көз - иң матур ел фасылы" викторинасы үтте
Көз - искиткеч ел фасылы. Җәйге эсселек артта калды. Көзге табигать кешеләрне салкынча һавасы белән сафландыра. Тирә-юньдә барысы да үзгәрә һәм искиткеч буяулар белән куандыра. Агач яфраклары төрле төсләр белән чуарланды. Бераз гына яңгырлар явып үткәли, урманда аяк астында алтын яфраклар шыгырдый, агачларда яфраклар акрынлап кими... Алар җирне төрле төстәге келәм белән каплыйлар. Табигать безнең белән язга кадәр саубуллашкандай пышылдый.