Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда хакимият органнарына дәгъвалар кабул итү өчен Telegram-бот булдырылды

Әлеге сервисны кулланып, мөрәҗәгатьләрне, дәгъваларны бедерергә, вакыйгалар турында хәбәр итәргә, хакимият органнары һәм социаль объектларның эшен яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрне юлларга була.

Татарстанда халыкның хакимият органнарына булган дәгъва һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен Telegram-бот эшли башлады. 

Әлеге бот ярдәмендә министрлыклар, ведомстволар һәм район администрацияләре республика халкының социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрен һәм дәгъваларын тикшереп, аларга җавап бирәчәк. Аны эшләтеп җибәрүне «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы регионы белән идарә итү үзәге әзерләгән.

Хәзерге вакытта @incident_rt_bot татарстанлылардан өч: «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф» өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр кабул итә.

Соңыннан әлеге сорау «Инцидент Менеджмент» системасына юллана һәм тиешле ведомствога эшкә тапшырыла. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев