Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Ивановна Ивановага - 90 яшь

Шәмәрдәндә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Ивановна Иванова 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавын кабул итеп алды.

Мария Ивановна Кукмара районы Чура авылында дөньяга килгән. Мәктәптә 3 класс белем алган. Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшьлек кызның да гамьсез балачагын ил өстенә төшкән афәт җимерә. Ул колхозда төрле хезмәт башкара, соңрак тракторда эшли, пилорамада, пекарняда хезмәт куярга да туры килә. Соңгы эш урыны - Шәмәрдән ит комбинаты, ул шуннан лаеклы ялга чыга. 40 яшендә тормышка чыга, әмма бер елдан соң тол кала. Мария Иванованың бүгенге көндә кызы, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Юбилярга президент бүләген Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев