Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Саба муниципаль районы тренерлары һәм активистлары белән очрашты

Бүген "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе базасында VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Ивановна Павлова Саба муниципаль районы тренерлары һәм активистлары белән очрашты. Очрашуда Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы катнашты.

Активистлар формаль булмаган шартларда җитәкчеләр белән аралаша һәм үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Һәр сорау җитәкчеләр тарафыннан ишетелде һәм тере җавап тапты. Алар билгеләп үткәнчә, нәкъ менә яшьләр өчен яңа идеяләр район үсешенә этәргеч булып тора. Әңгәмә ахырында Саба районы активистлары җитәкчелеккә шундый җанлы очрашу һәм тыгыз элемтә өчен рәхмәт белдерделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев