Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авыл җирлегендә "Көз - иң матур ел фасылы" викторинасы үтте

Көз - искиткеч ел фасылы. Җәйге эсселек артта калды. Көзге табигать кешеләрне салкынча һавасы белән сафландыра. Тирә-юньдә барысы да үзгәрә һәм искиткеч буяулар белән куандыра. Агач яфраклары төрле төсләр белән чуарланды. Бераз гына яңгырлар явып үткәли, урманда аяк астында алтын яфраклар шыгырдый, агачларда яфраклар акрынлап кими... Алар җирне төрле төстәге келәм белән каплыйлар. Табигать безнең белән язга кадәр саубуллашкандай пышылдый.

5 нче сентябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре, балалар белән берлектә, көзге табигать белән хозурланырга булдылар. Балалар көзге флора, чәчәкләр һәм яфраклар дөньясы белән таныштылар, гербарийлар өчен төрле яфраклар җыйдылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Көзге матурлык һәркемгә ошады.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев