14 февраль 2019 яңалыклары
-
15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар
15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар билгеле. Казанда узачак чаралар программасы sptatar.ru сайтында урнаштырылган.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буранда куркынычсызлык чаралары турында искәртә
Иртәгә көндезге икедән 16 февральдә иртәнге алтыга кадәр республика территориясендә һәм Казанда кар явуы, буран һәм көчле җил көтелә.
-
Гүзәл Уразова Мәхәббәт көненә яңа җыр ПРЕМЬЕРАСЫН тәкъдим итте. Рус телендә
Эстрадабызның популяр җырчысы Гүзәл Уразова рус телендә җырлый башлаган. Аның «Любили» дип аталучы беренче премьерасы Гашыйклар көнендә дөнья күреп, тамашачыларның йөрәген яуларга өлгерде инде:
-
"Җәлил укулары" фестиваленең гала-концерты онлайн
Чара 18:30 сәгатьтә башлана.
-
Исламия Мәхмүтова юл кыенлыкларыннан чыгу буенча сәхнәдәшләренә мастер-класс күрсәткән
Тинчурин театры Урмайда “Син бит минем бергенәм” спектаклен күрсәткән.
-
Сәрия Сабурская: Эшкә кабул иткәндә яшь буенча чикләүгә каршы чаралар күрү кирәк
Ул вакансияләр тәкъдим итүче сайтларда яшь ягыннан чикләү күрсәтелгәнен билгеләп узды.
-
Шәмәрдәндә гашыйклар көненә багышланган уеннар программасы
13 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты фойесында Гашыйклар көненә багышланган «Барысы да мәхәббәттән башлана...» − исеме астында уеннар программасы оештырылды.
-
Татарстанда Duracell компаниясе ярдәмендә батарейкалар җыю буенча 2300 пункт ачылачак
Белгечләр фаразлавынча, бу республикада кулланылган химик ток чыганакларының 60 процентын җыярга мөмкинлек бирәчәк.
-
Татарстан депутатлары балтырганны бетерү буенча Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатьне хуплады
Мөрәҗәгатьтә Сосновский балтырганын куркыныч үсемлекләр төркеменә кертеп, дәүләт программасы эшләү һәм аны финанслау сорала.
-
“Моабит дәфтәре”нең өченче факсимиль басмасы август аенда чыгачак
“Моабит дәфтәре” Милли музей фондында 1966 елның 16 мартыннан бирле саклана.
-
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә музыкаль әдәби кичә
12 нче февраль көнне Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Эх гомер итәбез,Балкышта ял итәбез» дип исемләнгән музыкаль әдәби кичә булып үтте.
-
Татарстан мөфтие 14 февраль – Гашыйклар көненә карата катгый фикерен белдерде
Камиль хәзрәт Сәмигуллин шәхси инстаграм битендә 14 февраль – Гашыйклар көненә карата мөнәсәбәтен һәм фикерен белдердеп, язма урнаштырды. Ул әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлегендә шикләнеп, тиешсез һәм нигезсез популярлык казанганын ассызыклый. Бу ялган бәйрәм гаилә кыйммәтләрен какшатуга хезмәт итә дип саный.
-
Миңнехановка акыл көче ярдәмендә транспорт белән идарә итәргә сәләтле җиһаз күрсәттеләр
Нейроинтерфейс системаларын проектлау буенча компетенция 2019 елда Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында тәкъдим ителер дип көтелә.
-
Фирдүс Тямаев һәм "Болгар кызлары"нда гауга чыгарган Ләйсән Басыйрованы нәрсә бәйли?
"Болгар кызлары" төркеме җырчысы Ләйсән Басыйрова Инстаграмында Фирдүс Тямаев белән төшкән видео урнаштырып, интернетта чираттагы бәхәс куптарды. Фирдүс белән Ләйсәнне нинди җепләр бәйли? Бу провокацияме яисә гадәти иҗади процессмы?
-
Татарстанда “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты эшли башлаячак
Аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин булачак, ди Марат Әхмәтов.