Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Моабит дәфтәре”нең өченче факсимиль басмасы август аенда чыгачак

“Моабит дәфтәре” Милли музей фондында 1966 елның 16 мартыннан бирле саклана.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” циклы өченче факсимиль басма булып август аенда чыгачак. Бу хакта Муса Җәлилнең музей-фатир директоры Нәзирә Фәттахова “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Без Татарстан китап нәшрияты белән берлектә “Моабит дәфтәре”нең яңа басмасын бастырып чыгарырга җыенабыз. Инде Татарстан китап нәшрияты белән бу эш башланды. Август аенда Җәлилчеләрне җәзалап үтерүгә 75 ел була. Шул уңайдан бу басма август аенда басылып чыгарга тиеш”, - диде Нәзирә Фәттахова.

Аның сүзләренчә, бу “Моабит дәфтәре”нең инде өченче басмасы булачак. Ул беренче басмага охшаган булачак. Икенче басма рус телендә басылып чыккан.

  • “Моабит дәфтәре” Милли музей фондында 1966 елның 16 мартыннан бирле саклана.
  •  «Моабит дәфтәре» — татар шагыйре Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы. Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. 19 шигырь ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган.
  • Беренче блокнот яңалиф белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге” диелгән. Анда 50 шигырь тупланган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган, анда 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. Аның аерым бер битендә, Җәлил белән төрмәдә көрәштәшләре исемлеге (12 кеше) дә күренә.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X