19 май 2023 яңалыклары
-
«Китапханәче сүзе» тапшыруында
Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире «Дулкын» телерадиокомпаниясендә «Китапханәче сүзе» тапшыруында чыгыш ясады.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә каты коммуналь калдыклар җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнарның бер өлешен финанслашу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
-
21 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» дип аталган тантаналы чара узачак
Быел бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 ХIV халыкара икътисадый форумының мәдәни программасының кульминациясе булачак. Форум Казанда 18-20 майда узачак.
-
Алия Гайфуллина: «Бүген электрон вариантлардан еш файдалансам да, басма матбугат белән дә кызыксынып барам»
«Балачакта капка төбенә чыгып, почта тартмасын актаруы бик күңелле була торган иде. Әле анда гәҗит белән бергә хат та килеп төшсә, икеләтә бәйрәмгә әверелде».
-
Данир Нурмөхәммәтов: «Саба таңнары»на 85 яшемә җитеп, бер елны да язылмый калганым юк»
«Үземнең бөтен гомерем авылда үткәч, бигрәк тә авыл хуҗалыгы турындагы язмалар кызыксындыра. Аларны көтеп алам».
-
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин: «Саба таңнары»нда тәнкыйть материалларына да урын бирер идем»
«Сер түгел, хәзер газетаны күп кеше укымый. Мин үзебезнең мәдәният хезмәткәрләренә җыелыш саен газета-җурналларга язылырга өндим. Хәтта мәҗбүр итәм, дисәм дә буладыр».
-
Луиза Вәлмиева: «Район газетасын кулга алуга бар эшемне ташлап укырга керешәм»
Мәртен авылыннан Сабага мәрхүм ирем Зөфәр Вәлмиевка кияүгә килгәнемә 60 ел була. Үземнең шушы гомеремдә «Саба таңнары»на бер елны да язылмыйча калганым юк.
-
Зөлхәбирә Гыйлаҗиева 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды
Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкиле Илгиз Шәвәлиев тәбрикләделәр.
-
Матбугат көне белән!
Районыбыз хәбәрләрен, яңалыкларын яктыртучы “Саба таңнары” газетасы редакциясенең иҗат коллективын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән Татарстан Матбугаты көне белән котлыйбыз.