Игенче имам
Әгәр дә кешеләрне бер төркемгә туплап, “Дөньяда яшәү өчен иң кирәкле, иң игелекле хезмәтне әйтегез” дигән сорау куелса, табигый ки, җаваплар күптөрле булыр иде. Берәүләр “табиб хезмәте “ диярләр иде, чөнки кеше өчен иң кадерле нәрсә-сәламәтлек. Саулыгың булмаса, эшли дә, укый да, иҗат итә дә алмыйсың. Икенчеләре - “укытучылар”диярләр иде. Өченчеләре “Ватанны саклаучылар, хәрбиләр”,-дияр иде, дүртенчеләре – “машина йөртүчеләр, техникада эшләүчеләр, очучылар, диңгезчеләр, метеорологлар” hәм башка бик күп hөнәр ияләрен күрсәтерләр иде. Шулай ук аларның җаваплары да дөрес булыр, әмма бәхәс кубар иде.Тик бер хезмәт, минем фикеремчә,бәхәссез калыр иде, ул-игенче хезмәте. Иртүк торып, Аллаh Тәгалә кушкан намазларыңны үтәгәннән соң, ашау өстәленә каплаган чәчәкле япманы ачып карыйсың: иртәнге ашка ипи бармы яки чәй эчәргә берәр тәмле камыр ризыгы калганмы? hәм шушы хәрәкәт, шушы сорау көн дә кабатлана: май ягарга күмәч бармы, казылык куеп бутерброд ясарга ипи бармы?