Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада бөтенроссия дәрәҗәсендә теннис турниры бара

Бүген “Саба Арена” комплексында өстәл теннисы буенча XXI ачык шәхси-команда Бөтенроссия ярышлары башланды.

 

 

  Бүген “Саба Арена”   комплексында  өстәл теннисы буенча  XXI  ачык шәхси-команда Бөтенроссия  ярышлары башланды. Турнирга Россиянең 17 төбәгеннән һәм республиканың 19 районыннан 220 спортчы   килде.  Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясенең попечительләр советы рәисе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, турнирда елдан-ел күбрәк спортчылар катнашачагын билгеләп үтте. Ул турнирларның Саба районында тагын берничә ел узачагына өмет белдерде һәм балаларга гадел спорт ярышы теләде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан өчен өстәл теннисы буенча бөтенроссия турнирын кабул итү зур ихтирам дип белдерде. Барлык катнашучыларга да яхшы спорт нәтиҗәләренә ирешүләрен теләде.

  Тантаналы  ачылышта  әйдәп баручы теннисчылар Павел Галанов һәм Динара  Исмаиловага спортчыларга өстәл теннисы буенча спорт мастерларының бүләкләрен һәм таныклыкларын тапшырдылар. Тантаналы  ачылышка  кадәр үткәрелгән  уеннарда Богдан Шишканов белән Анастасия Мельник  парлы рарядта Андрей Миронов һәм Азалия  Мортазина каршы  уйнап җиңүгә  ирештеләр. Соңыннан Татарстан Республикасы Рәисе РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов каберенә чәчәкләр салды.

 Ярышлар дәвам итә. Призерлар иртәгә билгеле булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев