23 март 2023 яңалыклары
-
Камил абый 85тә дә вальс әйләнә
Бүген Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, «Өлкәннәр» клубының актив әгъзасы Камил Әгъләмҗан улы Галимҗановның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Яшьнәп үткән яшьлек» дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде.
-
Сабада узган «ТалантФест» фестиваленең гала - концертында иң-иң яхшылар тәбрикләнде
Бүген Саба урта мәктәбендә узган гала-концертта фестивальнең «Сәнгатьле уку», «Вокал» (соло), «Халык ансамбле», «Инструменталь ансамбль», «Хореография», «Остаз-наставник», «Мода театры», «Рәсем сәнгате», «Декоратив гамәли сәнгать» номинацияләре җиңүчеләре тәбрикләнде.
-
Саба урта мәктәбе укучылары игелек ярминкәсе оештырып инвалид балалар өчен акча җыйды
Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Игелек ярминкәсе» узды. Анда укытучылар, укучылар һәм ата-аналар актив катнашты.
-
Татарстанда психик авырулы яшүсмер әбисен кыйнап үтергән
Болгарда психик авырулы яшүсмер әбисенә ташланган һәм аны кыйнаган.
-
Саба мәчетләрендә Тәравих намазлары укыла
Аллаһ йортларында Тәравих намазлары һәм беренче ифтарлар оеша
-
«Солдат альбомы-2023» җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар
1 - 19 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы-2023» конкурсын игълан иткән иде. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады.
-
Ул төзегән йортлар, биналар хәзер дә халыкка игелекле хезмәт күрсәтә
Бу көннәрдә Мамалай авылында гомер кичерүче Мәхмүт Мөбарәкҗан улы Мараков 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Адель Билалов тәбрикләде.
-
Хуш киләсең,Рамазан!
Бүген изге Рамазан аеның беренче көне. Рамазан — барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү һәм дә юмартлык ае.Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора. Тоткан уразалар, укыган намазлар кабуллардан булсын!