25 март 2016 яңалыклары
-
Сабада мәдәният хезмәткәрләрен тәбрикләделәр (фоторепортаж)
Зәмирә Сәмигуллина фотолары
-
Сатыш мәдәният йорты җитәкчесе Халисә Сибгатова авылдашларына рәхмәт әйтеп, бәйрәм кичәсе оештырган
13 мартта Сатыш авылы мәдәният йортында Халисә Сибгатова "Рәхмәтлемен сезгә, авылдашлар" дигән саубуллашу кичәсе үткәрде. Авылдашлары, дуслары, иҗатташлары аны зурлап, хөрмәтләп килгәннәр. Халисә Сибгатова моннан нәкъ 18 ел элек Казан шәһәреннән кайтып, туган авылының мәдәният йортында җиң сызганып эшкә кереште һәм вакыт белән исәпләшми хезмәт куйды. Берсеннән-берсе күңеллерәк кичәләр әзерләде....
-
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов гражданнарны кабул итте
Инде хәбәр иткәнебезчә, 23 мартта район хакимияте бинасында гражданнарны монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов кабул итте. "Без, традициягә кергәнчә, ел саен үзебезнең эшчәнлек, нәрсә белән шөгыльләнүебез турында сөйләү максатында районнарга чыгабыз. Вәкаләтебезгә кергән мәсьәләләрне ничек хәл итәбез, нинди сораулар белән безгә мөрәҗәгать итәргә була- шулар...
-
Авыл хуҗалыгы техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләделәр
Авыл хуҗалыгы машиналарының язга әзерлегенә бәя куяр чак җитте. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чараларының беренчесе 23 мартта район хуҗалыклары инженерлары катнашында "Шытсу" җәмгыяте базасында узды. Иң элек Түбән Шытсу авыл башындагы кырга тәртипләп тезеп куелган чәчкеч, культиватор, каток агрегатларының әзерлеге барланды һәм уңай яктан бәяләнде. "Шытсу"ның тракторлары "җырлап...
-
Аксубайда автосервиста 43 яшьлек ир-ат янып үлгән
Фаҗига иртәнге якта килеп чыккан. Хәбәр алынуга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр бина идәнендә янган гәүдәгә тап булалар. Янгын сәбәбе- сүндерелми ташланган тәмәке төпчеге. Янгын вакытында автосервисның 5 кв.м. мәйдан биләгән эчке ягы зыян күрә, диварлары, җиһазлары янып бетә, -дип хәбәр итә ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
-
“Саба таңнары” әниләр пешереп табынга куйган тәмле ризык кебек
Соңгы елларда "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең матбугат дуслары арасында үткәргән "Язылган өчен Айпад!" бәйгесендә катнашучылар районыбызда да арта бара. Шулай булмый ни: бу конкурста һәр очракта отышта каласың бит. Приз отмаганда да, язылган газета-журналың ярты ел буе йортыңа килеп торачак. Бәйге шарты бик гади: "ТАТМЕДИА" нәшер иткән өч һәм аннан...
-
Ришат Төхвәтуллин машинасы белән юл кырыена төшкән
Бу арада Ришат Төхвәтуллин үзенең иҗат төркеме белән гастрольләрдә йөри. Кичә җырчы чираттагы шәһәргә концерт куярга барганда, ул утырган машина юлдан тайпылып кырыйга төшкән. Әлеге хәбәрне ишетүгә, Ришат белән элемтәгә кердек. - Пермь якларына барганда, күңелсез хәл килеп чыкты. Юлда бозлавык булу сәбәпле, машинабыз юлдан чыгып очты. Аллага шөкер, иҗат...
-
Бу атнаның якшәмбесендә Саба халкы референдумга бара
Алдагы якшəмбедə районның барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрендə сайлау участоклары үз ишекләрен ачачак. Бу көнне, ягъни 27 мартта үзара салым җыю буенча референдум уздырылачак. Аның максаты - сайлаучыларның авылларны төзеклəндерү мəсьəлəлəрен хəл итүгə - юллар төзүгə, зират коймаларын ремонтлауга, чишмəлəрне, һəйкəллəрне төзеклəндерүгə һəм башка ихтыяҗларга акча җыюга аларның əзерлеге турындагы...
-
Һөнәри бәйрәмегез белән
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез. Мәдәният хезмәткәрләре һәрчак интеллигенция вәкилләренең иң алдынгы сафында булды, зыялылыклары белән үрнәк күрсәтте. Катлаулы заманның бүгенге шартларында да милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу, яңарту, яшь буынга рухи тәрбия бирү юнәлешендә зур эш башкарасыз. Районыбыз мәдәният хезмәткәрләренең рухи кыйммәтләрне арттыручылар...