Сатыш мәдәният йорты җитәкчесе Халисә Сибгатова авылдашларына рәхмәт әйтеп, бәйрәм кичәсе оештырган
13 мартта Сатыш авылы мәдәният йортында Халисә Сибгатова "Рәхмәтлемен сезгә, авылдашлар" дигән саубуллашу кичәсе үткәрде. Авылдашлары, дуслары, иҗатташлары аны зурлап, хөрмәтләп килгәннәр. Халисә Сибгатова моннан нәкъ 18 ел элек Казан шәһәреннән кайтып, туган авылының мәдәният йортында җиң сызганып эшкә кереште һәм вакыт белән исәпләшми хезмәт куйды. Берсеннән-берсе күңеллерәк кичәләр әзерләде....
13 мартта Сатыш авылы мәдәният йортында Халисә Сибгатова "Рәхмәтлемен сезгә, авылдашлар" дигән саубуллашу кичәсе үткәрде. Авылдашлары, дуслары, иҗатташлары аны зурлап, хөрмәтләп килгәннәр. Халисә Сибгатова моннан нәкъ 18 ел элек Казан шәһәреннән кайтып, туган авылының мәдәният йортында җиң сызганып эшкә кереште һәм вакыт белән исәпләшми хезмәт куйды. Берсеннән-берсе күңеллерәк кичәләр әзерләде. Әле узган ел Өлкәннәр көне уңаеннан бакыйлыкка киткәннәрне искә алып, экранда җырлатты. Ул уздырган кичәләрне саный китсәң газета битләре дә җитмәс. Халисә Сибгатованың ирешкән уңышлары дәрәҗәле дипломнарында ачык чагыла. Халисәбезгә рәхмәт сүзләрен әйтергә район мәдәният йорты җитәкчеләре, авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре, Сатыш урта мәктәбе укытучылары, хезмәттәшләре, дуслары килгән иде. Авылыбызның һәвәскәр җырчылары, өлкән буын җырчылар, Сабадан килгән Гөлнара Галимова, Казаннан килгән артистлар - Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, Равил Булатов, Равилә һәм Радик Шәрибҗановлар, гармунчы Илдар Тукаев матур концерт күрсәттеләр. Миңнегөл Манихова Халисәгә багышлап язган шигырен сөйләде. Без, Халисә Сибгатованың авылдашлары, аның шулкадәр мәдәният өчен янып яшәвен, безне культуралы ял иттерү өчен берсеннән-берсе күңелле чаралар үткәрүен беркайчан да онытмабыз. Районда да, күрше-тирә авыллар өчен дә үткәргән мавыктыргыч чаралары өчен Халисәбезгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Мәдинә Каюмова.
Сатыш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев