Бу атнаның якшәмбесендә Саба халкы референдумга бара
Алдагы якшəмбедə районның барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрендə сайлау участоклары үз ишекләрен ачачак. Бу көнне, ягъни 27 мартта үзара салым җыю буенча референдум уздырылачак. Аның максаты - сайлаучыларның авылларны төзеклəндерү мəсьəлəлəрен хəл итүгə - юллар төзүгə, зират коймаларын ремонтлауга, чишмəлəрне, һəйкəллəрне төзеклəндерүгə һəм башка ихтыяҗларга акча җыюга аларның əзерлеге турындагы...
Алдагы якшəмбедə районның барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрендə сайлау участоклары үз ишекләрен ачачак. Бу көнне, ягъни 27 мартта үзара салым җыю буенча референдум уздырылачак. Аның максаты - сайлаучыларның авылларны төзеклəндерү мəсьəлəлəрен хəл итүгə - юллар төзүгə, зират коймаларын ремонтлауга, чишмəлəрне, һəйкəллəрне төзеклəндерүгə һəм башка ихтыяҗларга акча җыюга аларның əзерлеге турындагы фикерлəрен белү. Сайлаучылар бюллетеньнәрдә "Әйе" дип җавап биргәндә үзара салым республика бюджетыннан дүртләтә субсидияләнәчәк. Андый ярдəм белəн инде телəгəн эшлəрне башкару мөмкин булачак. Тавыш бирү иртəнге 7дəн кичке 8гə кадəр дəвам итəчәк. Быел референдум көнне сайлаучылар район үзәгендә Нәүрүз бәйрәмен карау, төрле уеннарда катнашу, Сабада һәм Шәмәрдәндә үтәчәк ярминкәләрдә продуктлар, төрле кирәк-яраклар сатып алу мөмкинлегенә ия булачак. Референдумнарда барыбыз да катнашыйк. Һәркем тормыш-көнкүрешебезне яхшырту өчен үзеннән өлеш кертергә хаклы һәм бурычлы, шуны бервакытта да истән чыгармыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев