“Саба таңнары” әниләр пешереп табынга куйган тәмле ризык кебек
Соңгы елларда "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең матбугат дуслары арасында үткәргән "Язылган өчен Айпад!" бәйгесендә катнашучылар районыбызда да арта бара. Шулай булмый ни: бу конкурста һәр очракта отышта каласың бит. Приз отмаганда да, язылган газета-журналың ярты ел буе йортыңа килеп торачак. Бәйге шарты бик гади: "ТАТМЕДИА" нәшер иткән өч һәм аннан...
Соңгы елларда "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең матбугат дуслары арасында үткәргән "Язылган өчен Айпад!" бәйгесендә катнашучылар районыбызда да арта бара. Шулай булмый ни: бу конкурста һәр очракта отышта каласың бит. Приз отмаганда да, язылган газета-журналың ярты ел буе йортыңа килеп торачак. Бәйге шарты бик гади: "ТАТМЕДИА" нәшер иткән өч һәм аннан да күбрәк газета-журналга язылырга һәм квитанцияләрне тиешле адреска гына җибәрергә кирәк. Калганы, кем әйтмешли, бәхет эше. Быелгы бәйгедә төп бүләк айпад Апас районыннан Наҗия Шиһаповага чыкты. Кызысыксындыру бүләкләре исә һәр районнан "ТАТМЕДИА" басмаларына иң күп язылучыларга бирелде. Безнең районнан шушы призга Эзмә авылыннан ветеран-укытучы Мәдинә Исламова лаек булды. Иң актив газета укучыбызга бүләкне редакциягә чакырып тапшырдык.
-Газета-журналлар уку кечкенәдән канга сеңгән, гомер буе укып яшәдек. Укытучының укучыларны җәлеп итәр өчен дәреслектән кала өстәмә материалы булырга тиеш. Мин гомер буе татар телен укыттым, эшемдә матбугат бик ярдәм итте. Элек газета-журналлар бик фәкыйрь, сыйфаты кәгазеннән үк беленеп тора иде. Хәзер газетада мәгълүмат бик күп, элек тыелган темалар да языла. Гомер буе газета-журнал белән эшләгән кеше инде мин. Бүгенге көндә безгә 15 төрле матбугат килә. Бик күптәннән "Казан утлары" журналын алабыз. Безнең үрнәктә әле мәктәпкә бармаган оныгым да чатнатып "Салават күпере"н укый. Анда татар, рус, инглиз телләрендә бирелгән материалларның барысын да укый ала ул. Хезмәтемнең дәвамчысы булган укытучы кызым өчен "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларына язылмыйча калганыбыз юк. Ә район газетасын аеруча яратам. Гомумән гаиләдә, матбугат бишәү киләме, унмы, иң беренче "Саба таңнары"н укыйлар. Башта шуңа ябырылабыз. Аннары мин "Саба таңнары" газетасында үземнең укучыларым эшләве белән дә бик горурланам. Алар минем беренче укучыларым иде. Райондагы яңалыкларны газета оператив яктырта. Шушы эштә җиң сызганып эшләүче редакция хезмәткәрләренә иҗади уңышлар телим,- диде Мәдинә Касыйм кызы бүләкне кабул итеп алганда.
Газета мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов үз чыгышында "Саба таңнары"н әниләр пешереп табынга куйган ризык белән чагыштырды. "Әгәр шул ризык ашалмаса, әниләрнең күңеле кителгән кебек, безнең продукцияне алдыручы булмаса да, хезмәтебезнең кирәге шуның кадәр генә булыр иде. Шунысы куанычлы, безнең сезнең кебек актив укучыларыбыз бар, шушы үрнәккә иярүчеләрнең быел тагын да күбәюен телибез",- диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев