Белем һәм иман юлында: Олыяз авылы мәчете сабыйлар өчен лагерь оештырды
Дин

Белем һәм иман юлында: Олыяз авылы мәчете сабыйлар өчен лагерь оештырды

Изге йортта — нурлы көннәр: Олыязда кечкенә мөселманнар өчен укулар тәмамланды

Саба районы Эзмә авыл җирлегенең Олыяз авылы мәчетендә кечкенә мөселманнар өчен махсус оештырылган лагерь тәмамланды. Сабыйлар изге йортның тыныч һәм нурлы мохитенә чумып, белем дөньясына сәяхәт иттеләр. Намаз серләрен өйрәнделәр, вәгазь тыңладылар, дога ятлап, тәрбияви мохиттә булдылар. Мәчет коллективы тарафыннан алар өчен кайнар ризык һәм татлы сый-нигъмәтләр әзерләнде. Укулар ахырында балалар үзләренең нинди догалар өйрәнүләрен күрсәттеләр.


Нет комментариев