Җирлек башлыгы хисап тотты, тракторчы һәм савымчы бүләкләнде: Сатышта җыен узды
Район яңалыклары

Җирлек башлыгы хисап тотты, тракторчы һәм савымчы бүләкләнде: Сатышта җыен узды

Сатыш авыл җирлегендә узган хисап җыенында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашты, ә намуслы хезмәтләре өчен тракторчы Илдар Вәлиев белән сыер савучы Рәмзия Гарипова Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелде.

   Авыл җирлекләрендә җыеннар бара. Анда еллык эшчәнлеккә хисап ясала, халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелә.  2 сентябрь көнне шундый җитди сөйләшү Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә үтте. Авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин җирлектә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.  Утырышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашты.

Ахырдан "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе тракторчысы Илдар Тимершәех улы Вәлиевка һәм сыер савучы Рәмзия Гариповага Югары һөнәри казанышларын иҗтимагый тану йөзеннән һәм намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Электрон Мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырылды.

Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә җыен барышы
Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә җыен барышы

 


Нет комментариев