Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Кешене җәннәттә нәрсәләр көтә?

Җәннәттә биреләчәк нигъмәтләрне җир тормышындагы нигъмәтләрнең берсе белән дә чагыштырып булмый.

Коръәндә болай диелгән:
«[Дөньяда] Кылган [хәерле] эшләре өчен, күзләргә куаныч [китерүгә сәбәп] булачак нәрсәләрнең алар өчен яшерелгәнен һичкем [хәтта иң олуг фәрештәләр дә, пәйгамбәрләр дә] белми».

«Әс-Сәҗдә», 32:17

Шулай да, Коръән һәм Сөннәткә нигезләнеп, шуны әйтеп була:
- Кешеләрнең һәм аларның әйләнә-тирәсендә булган нәрсәләрнең гәҗәеп, искиткеч матурлыгы.
- Куе яшел бакчалар, алтын сарайлар.
- Тынгылык, канәгатьлелек, тынычлык.
- Салкынча, җиләс һава (җәннәттә эссе дә булмас, салкын да булмас).
- Бик тәмле ризыклар һәм эчемлекләр.
- Матур, затлы киемнәр.
- Гел яшь булган, таң калырлык матур кыяфәтле хур кызлары һәм хур егетләре.
- Талгын гына ага торган су, бал һәм сөт елгалары.
- Җәннәт әһелләре ефәк киемнәрдән йөрерләр, алар 33 яшьтә булыр, аларга фәрештәләр хезмәт итәр.
- Җәннәт әһелләре нәрсә генә теләсә дә, теләкләре шунда ук тормышка ашыр.

 Әмма Ахирәттә мөселманнар өчен иң югары дәрәҗәдәге ләззәт – ул Аллаһыны күрү мөмкинлегедер.

 Раббыбыз, Үзенең киң рәхмәте белән, әлеге нигъмәтләргә ия булырга насыйп итсен иде. Әәмин!

чынак https://t.me/dvmhuzur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев