Мәүлид кичәсе якынлаша: мөселманнар Пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләп үтәчәк
Дин

Мәүлид кичәсе якынлаша: мөселманнар Пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләп үтәчәк

25 августка каршы төндә Татарстан мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтәчәк

24 августтан 25 августка каршы төндә Татарстан мөселманнары пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте ай календаре буенча Рабигуль-әүвәл ае дәвамында ел саен тематик чаралар оештыра. Узган ел Казанда Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына 1500 ел тулу уңаеннан гомумшәһәр бәйрәме оештырылган иде.

2026 елда Рабигуль-әүвәл ае 13 августта кояш баегач башлана һәм 11 сентябрьдә тәмамланачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/25-avgustka-karsy-tonda-tatarstan-moselmannary-maulid-an-nabi-bairamen-bilgelap-utacak-5927342

Фото: Татар информ 


Нет комментариев