Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гөлназ Асаева ник Ришат Төхвәтуллинның концертында катнашмавын аңлата [видео]

11 мартта Гөлназ Асаева Инстаграмда туры эфирга чыкты. Күпләр аның Ришат Төхвәтуллинның концертларында чыгыш ясамавының сәбәбе белән кызыксынды. Соңгы арада бу турыда төрле имеш-мимешләр йөри. Эфир башында Гөлназ бу сораудан китәргә теләсә дә, соңыннан, үз фикерен белдерде.

«Үз эшемнән мин болай гына баш тарта алмыйм. Бу минем эшем. Мин аның өчен җаваплылык тотам. Сез бар әйберләрне дә белмисез һәм миңа шулкадәр ямьсез сүзләр ясасыз. Мин Ришатның эфирын дус кызым белән карадым. Без аның уйдырмаларын шаккатып тыңладык. Башка берни дә әйтмәячәкмен. Әгәр кызга, кешегә карата булган кебек яхшы мөнәсәбәт булса, мин барып җырламыйм мени инде? Нәрсә сөйлисез сез?

Мин хәзер дә аңа яхшы мөнәсәбәттә. Бу хәл кемнеңдер йогынтысы аркасында шулай килеп чыккандыр дип уйлыйм. Мин бит инде беткән кыз түгел, «одолжение» эшләп йөргән кебек йөрергә. Мин беркайчанда җиңел генә концертлардан баш тартмыйм. Бигрәк тә Ришатның концертыннан. Минем өчен ул җаваплы концерт. Шундый матур залларда, мәртәбәле кичәдә чыгыш ясау — үзе бер дәрәҗә. Әмма үземне кимсетергә мин беркемгә дә бирмим. Менә шулай.

Ә инде хәзер кайберәүләр, акланырга дип, әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга мөмкин. Хаман да мине начар итеп чыгарырга, мин анда үземнең характерымны күрсәтәм, мин анда тагын нәрсәдер эшлим», дип аңлатты җырчы.

«Мин тыныч. Бары тик халыкка аңлатырга гына телим, аларга ялгыш караш тагалар. Тагын мин гаепле. Мин ничек булганын сөйлим. Әлбәттә мин Ришатны хөрмәт итәм. Хәзер эшләгән адымы, аныкы түгел. Ир кеше һәрвакытта ир булып калырга тиеш. Чөнки кыз кеше белән алай кыланырга ярамый. Мин үземне әллә кайда тапмадым», дип сөйләде Гөлназ Асаева.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев