Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовага клип төшергәндә авыр тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә эләгә [видео]

30 гыйнвар Кукмара район мәдәният йортында Гүзәл Уразова тамашачыларга Илдар Хәкимовның тән җәрәхәте алып концертка килә алмавын әйтә. Ул клип төшергәндә егылып сәламәтлегенә зыян китерә, хастаханәгә эләгә. Бу хакта Гүзәл беренче булып Кукмара концертында хәбәр итә, тамашачыларның берсе безгә бу сүзләрне раслаучы видео җибәрде.

“Мин моны сезгә әйтергә тиешмен, Илдар бүген безнең белән чыгыш ясамаячак. Бүген мин үзем генә килдем. Ике көн элек ул клип төшергәндә югарыдан килеп төшеп тән җәрәхәтләре алды, аңын югалтты. Шуңа Илдар инде киләсе концертларыбызда чыгыш ясый алмаячак. Үзенә бик авыр булса да, тамашачылардан гафу үтенде Кукмаралыларны яратуын әйтте.

Концерттан соң без җырчы белән элемтәгә кереп ире Илдар белән булган хәлне тагын бер кат раславын сорадык.

“Шулайрак булып чыкты шул. Якын арада ул концертларга чыга алмаячак. Аллага шөкер, хәле яхшыра, 30 гыйнвар хастаханәдән өйгә кайтардылар”, диде Гүзәл. Аның сүзләренчә, алдагы көннәрдә билгеләнгән концертлар графигына үзгәреш кертмәскә тырышачаклар, әлегә ире Илдар Хәкимовтан башка чыгыш ясыячак.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев