“Үзгәреш җиле” фестивале билетлары сатуга чыкты
Эстрада

“Үзгәреш җиле” фестивале билетлары сатуга чыкты

Концертлар ике көн – 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә була.

Бүген “Үзгәреш җиле” фестивале концертларының билетлары сатуга чыкты. Концертлар ике көн – 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә. Билет бәясе 1500 сумга кадәр.

Театрның матбугат үзәге катнашучылар турында төгәл мәгълүматны әлегә бирми.

  • “Үзгәреш җиле” фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Президенты йөкләмәсе белән үткәрелә. Фестиваль беренче мәртәбә 2016 елда узды.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев